Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Аҗаган-2019” хәрби – спорт уеннарының зона этабы үтте 

 “Аҗаган” хәрби – спорт уеннарының зона ярышларына районыбызның йөзек кашы булган П.В. Дементьев исемендәге паркта старт бирелде.

Республиканың Иделаръягы зонасыннан килгән район командалары башта парктагы хәрби техниканы карап экскурсия ясадылар, истәлек өчен фоторәсемнәргә төштеләр. 
Ул көнне Чүпрәле муниципаль районы Апас, Буа, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан килгән командаларны кабул итте. Муниципаль этапта җиңү яулаган Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе командасы районыбыз данын яклады. Хәрби-спорт уенының төп максатлары һәм бурычлары: “Яшь буынны патриотик рухта, аларга башлангыч хәрби күнекмәләрне өйрәтү, командалы рух тәрбияләү, армия хезмәтенә әзерләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру хәрби – спорт уеннарының төп максаты һәм бурычлары булып тора. Моннан тыш, ул уңай әхлакый кыйммәтләр белән беррәттән кыюлык һәм батырлык тәрбияли”, - ди Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов. Аннан соң ул барлык командаларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән ихлас котлады, ярышларда җитезлек һәм җиңү теләде. Иң актив һәм физик яктан әзерлекле малайлар һәм кызлар уеннарның төрле этапларында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бу көнне аларга Россия тарихы, тарих белән бәйле булган фактлар, хәрби кораллар, символлар, юлбашчылар турында сорауларга интеллектуаль конкурс кысаларында җавап эзләргә, сафта йөрү һәм җыр, байракка тигезләнү, “АК – 74” автоматын сүтеп – җыю, “Сафта яхшы – сугышта көчле”, “Төз укчы”, 60 метрлы дистанциягә йөгерү, кул өстендә күтәрелү, граната ыргыту, 50 метрлы аралыкта йөзү һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча сынау тотарга туры килде.Судьялар коллегиясе командаларның экипировкасын, спорт һәм, әлбәттә спорт этапларын узу нәтиҗәләре буенча балларны җентекләп бәяләде. Көн буена сузылган бик мавыктыргыч һәм киеренке көрәштә баллар суммасы буенча беренче урынны ИСке Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе командасы алды, икенче урында – Тәтеш районы, өченчедә – Кама Тамагы районы. Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар тапшырылды.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев