Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 9 ай эчендә 24 янгын очрагы теркәлде

Көзге-кышкы чор һәм ягып җылыту сезоны башлану белән торак секторларда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта.

Бу чорда янгыннарның килеп чыгуының төп сәбәпләре булып, мичләрне ягу сезоны башлану, җылылык бирү җиһазларын куллану вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, электр җайланмалары белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, чүп-чар яндыру тора.

Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге торак фондтагы янгыннарга бәйле вәзгыять торышының  тотрыксыз булуы турында хәбәр итә.

Реклама

–Агымдагы елда 9 ай эчендә генә дә районда 24 янгын очрагы теркәлде. Анда бер кеше һәлак булды, бер кеше җәрәхәтләр алды. Аеруча, янгыннарның саны  ялгыз гомер итүче өлкәннәрнең хуҗалыкларында, исерткеч эчемлекләр кулланучылар,  матди һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, күпбалалы гаиләләр яши торган торак йортларда күзәтелүе аяныч. Алар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен мөстәкыйль хәл итә алмыйлар. Шуңа да һәрдаим рейдлар барышында әлеге төр категорияне күз уңында тотарга тырышабыз, махсус янгын турында хәбәр итүче җайланмалар куйдыруларын киңәш итәбез,-дип билгеләп үтә Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры  Инсаф Шакиров. –Янгын бер вакытта да үзлегеннән килеп чыкмый.  Аның төп сәбәбе – ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, янгын чыгуга юл куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X