Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 64 укучы-егет солдат күнекмәләренә өйрәнде

Хәрби өлкәдә «подъем», «отбой», «төнге каравыл»– тәүлекнең төрле вакытлары турында искәртсә,  граната ыргыту, ату, 100 һәм 3000 метрга йөгерү, турникта күтәрелү, стройда йөрү – бер команда булу сыйфатларына өйрәтә. 

Район белем бирү учреждениеләрендә  белем алучы  64 укучы-егет үткән атнада  “Акчарлак”  балалар-сәламәтләндерү лагерында  әнә шулай   солдат күнекмәләренә һәм мәшәкатьләренә күмелеп яшәде.

10нчы сыйныфны тәмамлаучы укучы-егетләрне  армия хезмәтенә  әзерләү кысаларында узучы әлеге хәрби өйрәнүләр ел саен үткәрелә.  Чара укучылар рухи-әхлакый һәм патриотик кыйммәтләргә уңай, караш  формалаштыруы күздә тота.

Өйрәнүләрдә, спорт бәйрәме дә, Калашников автоматыннан ату да каралган. Егетләр чиратлашып сакта да тора.

Хәрби җыенда катнашучы егетләр исә горурлар: “Киләчәктә безне армия хезмәте көтә, ә биредә исә без беркүпме солдат тормышына әзерләнәбез, чыныгу алабыз”, диләр.

Биш көннән соң, хәрби өйрәнүләргә нәтиҗә дә ясалды, аның йомгаклау өлешендә  район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты.  Алар  булачак солдатларга ныклы сәламәтлек, Ватаныбызның чын сакчылары булуны теләде. Өйрәнүләрдә аерымланган укучы-егетләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 

Наталия Клементьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев