Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 24103 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән

Бу барлык мәйданнарның 56 процентын тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 11 майга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 24103 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. Бу барлык мәйданнарның 56 процентын тәшкил итә. Район буенча 8250 гектар мәйданда сабан бодае, 8034 гектар мәйданда арпа, 2351 гектар мәйданда катнашазык, 2085 гектар мәйданда шикәр чөгендере, 984 гектар мәйданда борчак культуралары орлыклары җир куенына салынган.

“Цильна” җәмгыятендә бүгенге көнгә 2690 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. Бу чәчеләсе барлык мәйданнарның 87 процентын тәшкил итә. “Цильна” җәмгыятендә бөртекле һәм бөртекле-культуралар чәчү төгәлләнгән. Бүгенге көндә биредә кукуруз культурасын чәчәләр. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә дә 1630 гектар мәйданда чәчү башкарылган. Бу чәчеләсе барлык мәйданнарның 97 проценты. 

“Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге көндә 1120 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. Бу барлык мәйданнарның 86 процентын тәшкил итә. Хуҗалыкта бөртекле һәм бөртекле культураларны чәчү төгәлләнү алдында тора. Бүгенге көндә биредә көнбагыш культурасын чәчүгә дә керешкәннәр инде.

Реклама

Без “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгына килгәндә, биредә 100 гектар мәйданны биләгән басуда бодай чәчәләр иде. Җәмил Хисамов җитәкчелегендәге  "Кировец - 742"  маркалы трактор14,5 метр киңлектәге культиваторны тагып җирләрне культивацияли иде. Уңган механизатор һәр елны язгы чәчүдә катнаша. Агымдагы ел язгы кыр эшләре башлану белән үк ул әлеге трактор белән басуларда дым каплаткан. Илгизәр Хисмәтуллин  җитәкчелегендәге "Кировец - 525" тракторы “Агратор Диск - 12000” чәчкече тагып бодай культурасы орлыкларын җир куенына сала. Аңа механизатор Александр Карсаков ярдәм итә. Ирек Хисемтдинов исә “Амкадор- Бизон” күтәрткеч тракторы белән чәчкечләргә орлык һәм ашлама салып тора иде. Басуларда эшләүче агрегатларга тоткарлыклар булмасын өчен Николай Иванов КамАЗ автомобиле белән орлык һәм ашламаны ташый.

- Соңгы атналарда яуган яңгырлар язгы кыр эшләрен бераз тоткарласалар да, кояш чыгып, аязытып җибәрүгә механизаторларыбыз басуларга чыктылар. Техникаларыбыз яңа, механизаторларыбыз да булсынга дип тырышып эшлиләр, егетләргә рәхмәттән башка сүзебез юк,-ди крестьян-фермер җитәкчесе урынбасары Дамир Низамов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев