Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 2021 нче елның беренче баласын хөрмәтләү тантанасы булды

Дүртле саны Игнатий өчен аеруча истәлекле.

Чүпрәле районында беренче булып Игнатий исемле малай туды. Сабый 2021 елның 4 гыйнварында Кече Аксу авылында яшәүче Елена һәм Влад Чиржа гаиләсендә дөньяга килә. 

Дүртле саны Игнатий  өчен аеруча истәлекле. Ул гаиләдә дүртенче бала, 4 гыйнварда 14.00 сәгатьтә туа. Баланың туганда  авырлыгы 3420 грамм, ә буе  - 54 см тәшкил итә. Әлеге саннарда һәммәсендә дә дүртле бар.

Бүген Чиржалар  гаиләсен котларга район башлыгы Марат Гафаров, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, шулай ук туганнары һәм якыннары килгән иде.

Бәхетле ата-анага сабыйның беренче документын — туу турында таныклык, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.
- Бала- ул олы бәхет, сабыйга һәм сезгә -әти-әнисенә сәламәтлек телим. Шунысы куанычлы, быелгы металл Үгез елында Чүпрәле районында беренче булып ир-бала дөньяга килде. Агымдагы ел да уңышлы һәм имин булсын, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ел башыннан Чүпрәле районында ике бала туган. 5 гыйнвар көнне Игнатийдан соң, Түбән Подлесный Шигали авылында яшәүче  Наталия һәм Анатолий Суркиннар гаиләсендә, шулай ук,  дүртенче бала  булып Анастасия исемле кыз бала дөньяга килде. 

Сабыйларга һәм аларның әти-әниләренә сәламәтлек һәм бәхет телибез!

Алдарак без язган идек: Чүпрәледә 2021 елның беренче баласы туды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев