Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 2021 елның беренче юбилярларын котладылар

Кунаклар РФ Президенты котлауларын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Бүген, 2021 елның 1 гыйнварында Чүпрәле районында берьюлы өч кеше үзенең юбилей даталарын билгеләп үтте.
Зур Чынлы авылыннан Сания Насретдинова Миначева һәм Кече Чынлы авылыннан Зәйтүнә Алимҗан кызы Сөләймановага 90 яшь тулды. Ә Яңа Кәкерле авылында яшәүче сугыш ветераны Фатыйх Җәләлетдинов 95 яшьлеген билгеләп үтә.
Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлекләре башлыклары котлады.
Сания Миначева Зур Чынлы авылында туа һәм үсә. Гаиләдә алар өчәү була, ул һәм өлкән абыйлары. Ул туганда әтисе вафат була. Ә тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. 
Фронтка киткән абыйлары кире кайтмый. Алар әнисе белән икәү генә яшәп калалар. 
Сания апаның авылда туганнары, гомумән беркеме дә юк. Гомер буе әнисен карый, кияүгә дә чыкмый.
- Күршеләрем яхшы, ярдәмчел. Көчем булганда, үзем дә булыштым, - ди ул.
Бүген аны социаль хезмәткәр Лилия Әхмәтова карый. Сания апа барысыннан да канәгать, аңа рәхмәт сүзләре җиткерә.

Зәйтүнә Сөләйманова-Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Сугышта аның әтисе дә катнаша. 
Гомере буе колхозда эшләгән. Ире белән 5 бала үстергәннәр. Бүген исә килене Әминә белән яши, улын берничә ел элек җирләгәннәр.
Калган балалары Ульянда булса да, гел кайтып торалар, әниләрен тәрбиялиләр. 
Зәйтүнә апаның бүген 86 ел аермасы булган оныкчыгы а туган көнен билгеләп үтә.  "Бер көнне туганбыз менә", - дип шатлыгы белән уртаклаша юбиляр.
Чәй табыны артында кунаклар юбилярларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм теләделәр. РФ Президенты котлауларын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Шулай ук укыгыз: Яңа елның беренче көнендә Марат Гафаров Чүпрәледә сугыш ветеранын юбилее белән котлады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев