Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 2020 елның беренче парын теркәү тантанасы узды

Бүген, 2020 нче елның 10 нчы январенда Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә беренче парны теркәү тантанасы  узды.

ТАССРның 100 еллыгын һәм район оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәчәк елда  Яңа Уби авылыннан  Ксения һәм Алексей Ятмановлар беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклык алдылар.

Бәхетле парларны тантаналы шартларда район башлыгы Марат Гафаров котлады. Яшь парларга  Марат Ринат улы  беренче гаилә документын - никах теркәү турында таныклык һәм бүләк тапшырды, бәхетле һәм озын гаилә тормышы теләде.

Җылы теләкләргә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, туганнары һәм якыннары кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев