Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 2020-2022 елларга бюджет проекты каралды

Чүпрәле муниципаль район Советының 14 ноябрьдә булып узган чираттагы 39нчы утырышында районның Уставына үзгәрешләр кертү, социаль-икътисадый үсеш Стратегиясен тормышка ашыру, 2020 елга һәм планда каралган 2021, 2022 еллар чорына район бюджеты проекты карап тикшерелде.

Утырышны район башлыгы, Совет рәисе Марат Гафаров алып барды.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты.

Көн тәртибендәге Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр  кертү турындагы беренче мәсьәлә буенча район Советы рәисе урынбасары Алексей Ярухин чыгыш ясады.

Икенче мәсьәләне тикшерү барышында депутатлар каравына 2020-2022 елга кадәрге чорга Чүпрәле районының социаль-икътисади үсеше фаразы тәкъдим ителде. Аның буенча чыгышында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, финанслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Ильмир Измайлов тулай территориаль продукт (ТТП) үсә – 2020 елда ул 7,5  млрд. сум тәшкил итәчәк, 2019 елда исә 7,1 млрд. сум булыр дип көтелә, дип белдерде. 2019 елның 9 аенда гына да район күләмендә товар җитештерү, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 13,2% артып, 2,5 млрд. сумга җиткән. Ел ахырына исә 3,1 млрд. сумлык товар җитештерү фаразлана. Халыкның акчалата керемнәре, хезмәт җитештерүчәнлеге, бизнес өлкәсендәге үсеш фаразларын да бәян итте үз чыгышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

2020 елга һәм пландагы 2021-2022 елларга район бюджеты турындагы өченче мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуртдинова чыгыш ясады. Ул барлык тармаклар һәм бюджет бүлекләреннән чыгып керемнәр һәм чыгымнар өлешенә тәфсилле характеристика бирде һәм депутатларга керемнәр һәм чыгымнарның алдан әйтелгән күләмен 633 млн. 320 мең сум күләмендә (ягъни дефицитсыз) расларга тәкъдим итте.

Реклама

Алдагы 2021 һәм 2022 елларга бюджетның чыгымнар һәм керемнәр өлешен 640 млн 490 мең һәм 647 млн. 675 сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

2020 елга тәкъдим ителгән бюджет проекты өчен депутатлар беренче укылышта бердәм тавыш бирделәр.

Гомумән, утырышта депутатлар көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләрне карап тикшерделәр һәм аларның барысы буенча да тиешле карарлар кабул иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев