Чүпрәледә 2-24-51 – “Кайнар линия” телефоны эшли
Белгәнегезчә, гражданнарны пенсия белән тәэмин итү законнарына үзгәрешләр кертелде.
Әлеге үзгәрешләр 2019 елның 1 январеннан тормышка ашырыла башлый. Аерым алганда, законда “пенсия алды яше” дигән термин барлыкка килде. “Пенсия алды яше” категориясенә нинди гражданнар керә һәм аларның хокуклары белән “Туган як”ның электрон төре – “Родной край” (chuprale-online.ru)дан “Памятка по вопросам обеспечения трудовых прав граждан предпенсионного возраста” дигән баш астында куелган мәкаләдән укып белә аласыз. Хокукларыгыз бозыла калса “Кайнар линия“ телефоны: 2-24-51 номерына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев