Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 160 хатын-кыз бала тудырган өчен түләүләр алган

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бала тапкан өчен бер тапкыр түләү 2018 елдан бирелә башлаган иде

Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары буенча, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга 50 мең сум  акча түләнә, ә 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан хатын-кызларга 100 мең сум акча түләнә. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, Татарстан бюджетында бу максатларга еллык чыгымнар якынча 165 млн. сум күләмендә каралган.

– Безнең районда 2018 елдан алып бүгенге көнгә кадәр авыл җирлегендә яшәүче 160 хатын-кыз бала тапкан өчен бер тапкыр түләнә торган түләүләрне алды. Аларның 130ы 25 яшькә кадәрге хатын-кыз –  беренче баласын тапкан өчен 50шәр мең сум күләмендә, ә 30ы  29 яшькә кадәргеләр – өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан өчен 100әр мең сум күләмендә түләүләр алды,-ди республика  матди ярдәм үзәгенең 18нче бүлекчәсе мөдире Гөлназ Әюпова.

Белгеч әйтүенчә, 25 яшькә һәм 29 яшькә кадәр бала тапкан әлеге категориягә керүче хатын-кызлар социаль яклау бүлекләренә, күпфункцияле  үзәкләргә,  алты ай дә-вамында, мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала. Кирәкле документларны, шулай ук, электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин.

Әйтергә кирәк, быелдан балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә республика чаралары да кертелгән. Бу – аз керемле гаиләләргә, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие түләүләр. Өч яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләрдәге һәр балага да ай саен бишәр мең сум пособие түләнә башлаган.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) балага һәр ай саен бирелә торган пособиене билгеләтүгә гариза бирү мөмкин. Ягъни социаль яклау идарәсенә килмичә, шәхси мөрәҗәгать итмичә генә дә, электрон рәвештә пособие билгеләтеп була.

Моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация (ЕСИА) системасында теркәлү шарт. 16 яшькә кадәрге балалары (гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, әмма 18 яшь тулганчыга кадәр генә) булган әти-әниләр, керемнәре Татарстанда билгеләнгән яшәү өчен кирәк булган минимумнан түбән булган гаиләләр пособиегә өмет итә ала.

Балага һәр ай саен түлә-нелә торган пособиене алуга электрон гариза теркәлү һәм тору урыны буенча урнашкан Республика материаль ярдәм үзәгенә тапшырыла.

Гөлназ Әюпова әйтүен-чә, коронавирус инфекциясен тарату куркынычын минимальләштерү максатында, яшәү урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бирелүче субсидия (әгәр аны түләү срогы 2020 елның 1 октябреннән 2020 елның 31 декабренә кадәрге чорда тәмамланса), озайтылып, тагын 6 ай дәвамында, шул ук күләмдә биреләчәк. 2020 елның 2 октябреннән 2021 елның 1 мартына кадәрге чорда беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә, балалары бер яисә ике яшькә җиткән гаиләләргә, айлык түләүләр дә автомат рәвештә билгеләнәчәк.

Айгөл Фәнис кызы һәм Халит Халик улы Яфизовлар икесе дә Иске Чүпрәле авылында туып-үскәннәр.                          Айгөл КФУның икътисад-менеджмент бүлеген тәмамлап, туган ягына эшкә кайта. 2019 елда Халит белән гаилә коралар. Яшь гаиләнең бәхетен тагын да тулыландырып, гаиләгә ямь өстәп быел сентябрь аенда кызлары Айсылу дөньяга аваз сала. Халит та югары белемле белгеч. Туган якларына кайтып төпләнүләренә үкенмиләр, киресенчә, монда үз куышларын булдыруны максат итеп яшиләр яшьләр.                                                                                            Яшь гаилә Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан авылда яшәп, беренче баласын тапкан 25 яшьтән яшьрәк әниләргә бирелә торган 50 мең сум акчаны да, яңа закон буенча беренче бала туганнан соң бирелә торган “Ана капиталы” сертификатын да алганнар.                             

– Безнең кебек яшь гаиләләргә бирелүче әлеге акчалар - зур ярдәм инде ул,-ди Айгөл Яфизова./ автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев