Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле яшьләре республикада өченче

«Наше время – Безнең заман»да барлыгы 950 дән артык яшь кешене берләштергән.

Казан шәһәрендә «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең суперфиалы һәм гала-концерты узды.  Әлеге чарада зонаара этапта 2 нче урын яулаган Чүпрәле районының «ТНВ» - «ТЯГ» («Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – яңа гасыр») яшьләр бүлеге катнашты. Фестивальнең йомгаклау этабында да Чүпрәле яшьләре уңышлы чыгыш ясап, республика күләмендә 3 нче урын алды.

 «Наше время – Безнең заман» фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә. Проектның авторы «Созвездие-Йолдызлык» оешмасы. Фестиваль яңа буын кадрлар формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу буенча мөһим эш башкара. Катнашучылар арасында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр бар.

Реклама

Быел фестивальдә Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан 156 предприятие һәм оешма катнашкан. «Наше время – Безнең заман»да барлыгы 950 дән артык яшь кешене берләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X