Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле яшьләре “Безнең заман – Наше время” фестиваленнән җиңүләр белән кайтты

Эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге  белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

Чүпрәле районы «Татарстан - Яңа гасыр» – «ТЯГ» яшьләр бүлеге  20-21 ноябрьдә “Безнең заман – Наше время” фестиваленең зона турында чыгыш ясады.

Фестивальдә 80 оешма катнашты. 200 чыгыш күрсәтелде. Алар арасында Чүпрәле районы командасы да лаеклы урын биләде. Чүпрәлеләр барлык номинацияләрдә дә җиңү яулады һәм призлы урыннар алды.

"Хореография" номинациясендә «Уклау яраштыра» татар халык биюе  – 1 урын; «Ай, ташлари!” -"Әйдә, биибез! –2 урын.

 "Музыка" номинациясендә: Салават Юсуповның  “Авыл яшьләре” җыры,  Анастасия Александрованың “Аккош” җыры һәм чуваш вокал ансамбленең "Эх, чун!” –“Эх, күңелем” җыры –2 урын яулады.

Реклама

“Дан минуты" номинациясендә: вокал-инструменталь ансамбль  үзе иҗат иткән “Туган ягым” җыры белән 3 урынны алды.

Шулай итеп, гомумкоманда зачетында Чүпрәле районы «Татарстан - Яңа гасыр» – «ТЯГ» яшьләр бүлеге  2 урынга лаек булды.

Эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге  белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Агымдагы елда «Безнең заман–Наше время» фестиваленең программасы ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы темаларына багышланган. Фестивальнең суперфиналы 27-28 ноябрьдә, Гала-концерт 30 ноябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев