Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле ветераннарына кәрәзле телефоннар тапшырылды

Әлеге проектны «Безнең Җиңү» оештыру комитеты «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырды.

Барлык санитар чараларны үтәп, 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенә 75 ел тулуга багышлап "Фронтовикларга - телефоннар" Бөтенроссия акциясе кысаларында, Чүпрәле районында сугышта катнашучыларга лимитсыз тарифлы кәрәзле телефоннар тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, әлеге телефоннарны тарату вакытлыча кичектерелгән иде. Коронавирус сәбәпле туктап калган «Бердәм Россия» һәм «Җиңү волонтерлары» акциясе янә дәвам итте. Райондагы вәзгыять шушы көннәрдә ветераннарга телефоннар тапшырырга мөмкинлек бирде. Әлеге проектны «Безнең Җиңү» оештыру комитеты «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырды. Проектта Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Россиянең әйдәп баручы кәрәзле элемтә операторлары катнаша. Бүген Иске Шәйморза авылында яшәүче Әнвәр Фәхретдиновка һәм Зиатдин Тимергалиевка (96 шар яшь) район башлыгы Марат Гаффаров шәхсән үзе мобиль телефоннар тапшырды.

Ветераннарны котлап, ул аппараттан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәтте. “Инде сугыш тәмамланып күп еллар үтүгә дә карамастан, безне шулай олылап хөрмәт күрсәтүләре өчен барлык җитәкчеләребезгә ихлас рәхмәт әйтәбез. Без инде өлкән яшьтә, үсеп килүче буын сугыш күрмәсен. Хәзер бик матур тормышта яшибез. Тормышның кадерен белегез!”, - диде Әнвәр абый. Аннан соң ул район башлыгыннан урып – җыюның барышы турында сорашты, игенчеләргә уңышлар теләде. 

“Бу телефоннар ветеранга кискен минутларда тиз һәм проблемасыз махсус хезмәтләр, волонтерлар яки медицина учреждениесе белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән теләсә кайсы мәсьәлә буенча миңа да шалтырата аласыз", - дип билгеләп үтте Марат Ринатович. Шундый ук телефоннар Уби авылында яшәүче Валентина Калачевага, Яңа Кәкерле һәм Мунчәли авылларында гомер итүче Фатыйх Җәләлетдиновка һәм Гильман Ибраһимовка да тапшырылды. Рәсемдә: телефоннар өлкәннәргә бик ошады. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев