Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле укучылары җиңел атлетика кроссына чыкты

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм "Игелекле ишегалды" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа Уби авылында җиңел атлетика кроссы узды.

Ярышларда Уби, Яңа Уби, Алешкин - Саплык, Городище, Түбән Чәке, Чуваш Чүпрәлесе, Шланга, Матак мәктәпләре, Буа районннан укучылар  катнашты.

Спортчыларны һәм җанатарларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде. Ул барлык катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады, катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңышлар теләде.

Реклама

Ярышлар дүрт яшь категориясе буенча узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Спорт чарасында мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты. Спорт аларга сәламәт яшьтәшләре белән бертигез булырга мөмкинлек бирә. Бу ярышларда кемнең тизрәк килүе мөһим түгел иде, иң мөһиме –нинди генә авырлыклар булмасын, алга барудан туктарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев