Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле "Туган як" газетасы редакциясендә "Көз нигъмәтләре" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Конкурска  “Ивановские изделия” кибете хуҗасы Фәридә Хәйретдинова иганәчелек итте. Җиңүчеләргә үзебездә җитештерелгән тукыма материаллардан бүләкләр тапшырылды.

Көз - елның муллыкка төренгән  иң матур чоры. Нәкъ менә көз айлары безгә үз нигъмәтләрен - байлыгын  бүләк итә: болар бакчаларыбызда үстерелгән яшелчә-җимеш, ындыр табагында үскән бәрәңге, кабак, кырларда игелгән тук башаклы бөртекле культуралар.

Әлеге ел фасылына без, “ТАТМЕДИА” АҖ  филиалы «Туган як» газетасы редакциясе,  дә сокланып кына калмадык, ә райондашларыбыз арасында   бакчада үстерелгән, көзге кызыклы яшелчә, җимеш фоторәсемнәре буенча «Көз нигъмәтләре” конкурсы  игълан иттек һәм ачык тавыш бирү нәтиҗәсе аша җиңүчене билгеләдек.

Бәйгебезгә бик теләп газета укучыларыбыз, читтә яшәүче райондашларбыз да кушылды.  Ниһаять,  12 октябрьдә җиңүчеләребезне, райондашларыбзны редакциябезгә кунакка чакырдык.

Бәйрәм программасын газетабызның даими  укучылары: җирле шагыйрь Азат Вахитов, Дилүзә Аббазова, Наталия Макарова, Рөстәм Низамов, Ранилә  Алиуллова, яшь катнашучыбыз Зилә Хәйретдинова үзләренең  иҗади  концерт номерлары  белән баеттылар. Шулай ук кунаклар өчен фуршет өстәле дә әзерләнгән иде.

Реклама

Конкурс нәтиҗәләре буенча  1600 тавыш җыеп, 1 нче урынны Иске Чүпрәле авылыннан Фәния  Җаббарова яулады.  2 нче урынны Иске Чүпрәле авылыннан Илнур Мавзютов  алды, аның өчен 605 кеше тавыш бирде. 3 нче урын Зур  Аксу  авылыннан Людмила Петровага  бирелде, ул 305 тавыш җыйды.

Фотоконкурсның иң яшь катнашучылары да билгеләп үтелде. Бу Югары Каракитә авылыннан Алинә Нәүмәтова һәм Иске Чүпрәле авылыннан Булат Ибраһимов.

Конкурска  “Ивановские изделия” кибете хуҗасы Фәридә Хәйретдинова иганәчелек итте. Җиңүчеләргә үзебездә җитештерелгән тукыма материаллардан бүләкләр тапшырылды.

Конкурсыбыздагы барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез. “Туган як” белән бергә булыгыз, дуслар, “Туган як” ны укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X