Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле техникумында батырлык дәресе узды

Чараның үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Әле генә илебез халкы совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел тулуны билгеләп үтте.

Һәр җирлектә Әфганстанда батырларча һәлак булучыларны искә алдылар, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән солдатлар белән якыннан таныштылар. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан да, язмышлары сугыш яисә хәрби хезмәт белән бәйле батырларга багышлап чаралар уздыру традициясе дәвам итә. 
Районның тармаклы технологияләр техникумында хәрби – патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар аерым өстенлекле шартларда уза, батырлык төшенчәсенең мәгънәсен укучылар йөрәгенә җиткерү өчен бик отышлы алымнар кулланыла. Бүген техникумда 300 дән артык укучы белем ала, үзе сайлаган белгечлек буенча дистәгә якын һөнәр үзләштерә. Араларында тиздән Кораллы көчләр сафларына хәрби хезмәткә барырга тиешле егетләр дә бар. Уку йорты директоры Рамил Әхмәтов та чара башланыр алдыннан группа җитәкчеләре белән берлектә студентларның Бөек Ватан сугышы каһарманнары эзе буйлап алар кылган батырлыкларны өйрәнү буенча эш алып барулары турында сөйләде. Иске Чокалы авылыннан Касыйм Хәсәновның Ленинград камалышында фашистларга каршы батырларча сугышуын дәлилләгән документларны видеороликта күрсәттеләр. Мунчәли авылыннан Нурулла Фазлаев, Зур Чынлыдан Исмәгыйль Хәкимов турында да шактый гына материаллар тупланган. Залда утыручылар аларны да экранда күрделәр. Эзләнү эшләре алып барган группа студентлары алар хакында тулырак мәгълүматлар бирделәр. Ә менә Түбән Каракитә авылында гомер иткән сугыш ветераны Диһанша Исхаков техникум коллективы өчен аеруча үз кеше. Гомеренең соңгы көненә кадәр дирекция шефлык ярдәме күрсәтте. Бүгенге чарага да аның улы Хәйдәр чакырылган иде. “Рәхмәт Рамил Рәфиковичка, “нинди проблемагыз бар?” дип кенә торды, әтиебезне соңгы юлга озатканчыга кадәр булышты, ярдәм итте, Ходай үзен дә ярдәменнән ташламасын”,- ди Хәйдәр. Диһанша Исхаков сугышның башыннан ахырына кадәр узган. Берничә мәртәбә каты яраланган. Шулай да фронтның алгы сызыгыннан китмәгән. Аның каһарманлыгы күп сандагы орден – медальләр белән билгеләп үтелгән. Техникум директоры Рамил Әхмәтов сугыш ветераны турында мөһим мәгълүматлар һәм фотолар тупланган альбомны Хәйдәргә тапшырды. Ветераннарның район советы башлыгы Роберт Закиров Россия Краллы көчләренең тарихы турында тәфсилләп сөйләде. Профессиональ тарихчының чыгышын студентлар гына түгел, укытучылар да яратып тыңлады. Ә менә Виктор Петуховны райондашларыбыз Әфган сугышы ветераны буларак кына түгел, интернациональ сугышчыларның иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары буларак та яхшы беләләр. Әле шушы көннәрдә генә ул район делегациясе составында Казанда узган әфганчылар очрашуында булып кайтты. Гомумән, Виктор Петрович укучылар, хезмәт колективлары белән очрашырга ярата, батырлык төшенчәсенең мәгънәсен үз мисалында аңлата. Бу очрашуда да аның чыгышы, матур итеп үзе иҗат иткән шигырьләре әфганчылар батырлыгына карата соклану уятты, солдатларның тулы образын, сугыш афәтен күз алдына китерергә ярдәм итте. Студентлар чын батырлыкны Ватаныбыз тынычлыгы өчен үз гомерләрен куркыныч астына куйган солдатлар кылуына инанды. Ул башкарган әфганчылар җырын залдагылар көчле кул алкышларына күмде. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылган батырлык дәресе берничә сәгатькә сузылды, студентлар да сәхнәгә чыгып сугышчан җырлар башкардылар, аларның кайберләренә залдагылар да кушылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев