Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра
Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.
«Чүпрәле тармак технологияләре техникумы»нда студентлар тракторчы-машинист таныклыгына ия булу цчен имтихан тапшырдылар.
Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.
Техникум директоры Фәнил Яфизов тракторчы-машинист булырга теләүчеләр өчен уку йортының ишекләре ачык булуын белдерде. Бу юнәлеш буенча укырга теләүчеләрнең яңа төркеме туплана да башлаган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев