Чүпрәле тармак технологияләре техникумының юбилее уңаеннан конкурс
Агымдагы елда “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Әлеге уңайдан техникум “Туган як” газетасы белән берлектә конкурс игълан иткән иде. Әлеге уңайдан без газетага “Игътибар, конкурс!” рубрикасы астында уку йорты тарихына кагылышлы язмалар да биреп бардык. Инде килеп конкурс сорауларын газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Әлеге сорауларга дөрес җавап бирүчене бүләк көтә. Бүләк 5 октябрьдә, “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”ның юбилей кичәсендә тапшырылачак. Әйдәгез, кайсыгыз өлгер?!
1. Районда беренче һөнәри белем бирү базасы кайсы елда оеша һәм ул ничек дип атала?
2. Районда ачылган һөнәри белем бирү училищесында беренче булып нинди белгечләр әзерли башлыйлар?
3. Райондагы беренче һөнәри белем бирү училищесының беренче мастеры кем була?
4. Беренче һөнәри белем бирү училищесы кайсы елны беренче төркемне чыгара һәм ул төркемдә ничә кеше була?
5. Райондагы һөнәри белем бирү училищесы 24 номерлы Чүпрәле авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училище исемен ничәнче елда ала? Һәм ул чорда аның директоры кем була?
6. 1980-1985 елларда райондагы һөнәри-техник училищены кем җитәкли?
7. Ничәнче елда райондагы һөнәри-техник училищеның тулай торагы төзелә?
8. 1998 елларда райондагы 90 номерлы һөнәри училищеда өстәмә нинди белгечлекләр буенча төркемнәр ачыла?
9. Кайсы елны 90 номерлы һөнәри училище “Чүпрәле тармак технологияләре” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе статусын ала?
10. Чүпрәле районында һөнәри белем бирү системасы барлыкка килү көненнән алып бүгенге көнгә кадәр ничә ел вакыт үтеп киткән?
Җавапларны “Туган як“ газетасы редакциясенең 2-26-42 телефоны аша, tuganyak@bk.ru адресы буенча, шулай ук газетаның “В Контакте“ социаль челтәрдәге “Родной край“ төркемендә калдыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев