Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармак техникум студентлары Кырлайда булып кайтты

Шушы көннәрдә Чүпрәле тармак техникумның бертөркем студентлары сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган ягында-Кырлайда булып кайтты.

Сәгъди абзый өендә шагыйрьнең шәхси әйберләре белән таныштылар. Йортында әле дә булса сакланган баздан алып чыгып әнисенең салкын катык һәм зур телем ипине сындырып кечкенә Габдулланы сыйлаганын укучылар исләренә төшерделәр.

Апуш йөргән сукмакларда йөреп, ул эчкән суларны татып карадылар. Күлмәк чабулары белән балык сезгән, тирләгәч төшеп коенган су, печән чапкан инеш буен күзәттеләр. Музей хезмәткәрләренең сөйләгәннәреннән чыгып, элек өйрәнгән белемнәренә өстәп, тагын да Тукай турында күбрәк мәгълүмат тупладылар. Истәлеккә фотога төшеп, экскурсиядән бик канәгать булып кайттылар.

Техникум мөгаллимәсе Дилүзә Аббазова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев