Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле студентлары «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашалар

Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы әзерләнә.

Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумы студентлары Ильяс Мәхмүтов һәм Марсель Камалов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашалар.  Чемпионат мәйданнарының берсе Яр Чаллыда урнашкан. Биредә алар лазер технологиясе буенча үз сәләтләрен күрсәтәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты старт алды. Ярышларда 2 меңгә якын конкурсант катнаша. 
WorldSkills чемпионаты яшь белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә, халыкара практикаларны ныгытуга, үз-үзләрен тормышка ашыру өчен яңа практикалар эзләүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, чемпионатның төп бурычларның берсе-югары квалификацияле кадрлар әзерләү.
Чемпионат 68 мәйданчыкта уза.  
Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы әзерләнә. Команда  киләсе елда Саранскида узачак чемпионатның финал ярышларында катнашачак.
Укучыларыбызга уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев