Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле спортчылары бадминтонда ярышты

Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов әйтүенчә, район җирлегендә яшәүче барлык катлам кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм аларны спортка тарту буенча күп төрле чаралар уздырыла. 

Әлбәттә, әлеге чараларны оештыруда һәм үткәрүдә спорт филиаллары җитәкчеләренең тырышлыкларын аерым игътибарга лаек. Чөнки ярышларның нинди генә төренә карамастан, алар күпмедер дәрәҗәдә чыгымнар тотуга бәйле. Бигрәк тә бадминтон, волейбол, автокросс, җиңел атлетика, чаңгы һәм хоккей турнирлары спортчыларның зур активлыгы катнашында мавыктыргыч уза, яраткан үз командалары өчен җан атырга тамашачылар да күпләп килә. Соңгы елларда районда бадминтон ярышлары аеруча җанланып китте. Спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге белән берлектә филиал җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар әлеге спорт төрен пропагандалау һәм анда катнашу өчен чүпрәлелеләр арасында киң масса эшен дә алып бара. Сингх Раджеш Кумар турында берничә сүз. Чит ил кешесе булуга да карамастан, ул райондашларыбыз арасында тиз танылып өлгерде. Аны тәҗрибәле хирург – травматолог булганы өчен генә түгел, оста спортчы һәм тренерлык эшен армый – талмый алып барганы өчен дә яраталар, үз итәләр. Хәзер районда бадминтон уйный белмәгән кеше юктыр да инде. Әле шушы араларда гына ул өлкәннәр арасында дартс буенча зур турнир оештырган иде. Район башлыгы Марат Гафаров та ул чакта өлкәннәрне спортка тарту һәм өченче буын кешеләре арасында шундый ярышлар оештырганы өчен аңа “рәхмәт” сүзләрен ирештерде. Шушы көннәрдә генә узган бадминтон турнирында районның белем бирү учреждениеләрендә физкультура укытучылары үзара көч сынаштылар. Көн буена сузылган ярышлардан соң лицей укытучысы Салават Мөшәрәпов – беренче, Зур Аксу урта мәктәбеннән Валерий Юманов – икенче һәм Шланга урта мәктәбеннән Дамир Измайлов өченче урынны яулады. Аларга спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов һәм бадминтон филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар муниципаль район башлыгы Марат Гафаров исеменнән кубоклар һәм Грамоталар тапшырдылар. “Ярышлар оешкан төстә һәм бик киеренке узды, укытучыларның әзерлекле булуы күренеп торды. Декабрь аенда бадминтон буенча тагын бер турнир үткәрү планлаштырыла. Анысы инде 8 декабрьдә, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре арасында булыр дип фаразлана”, - ди спортчылар башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев