Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле спорт мәктәбе кубокны өченче мәртәбә яулады

Чүпрәле районында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе призына волейбол буенча традицион ярышлар узды.

 

«Алтын» һәм “Чемпион” спорт комплексында узган ярышларда җиңүче кубогын районның иң яхшы алты командасы дәгъвалады.

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Каюмов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Евгений Митрошкин катнашты.

Киеренке ярышлардан соң спорт мәктәбе командасы (капитан Раил Исхаков ) җиңү яулады һәм сәяси партиянең җирле бүлекчәсенең күчмә Кубогына өченче тапкыр ия булды. Иске Чокалы авыл җирлеге спортчылары-икенче, Иске Шәйморза авылы командасы өченче урынны алды. Ярыш призерлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Турнирга баш судья, муниципаль дәрәҗәдәге судья Илдус Мөшәрәпов, Разил Сәлимҗанов һәм Зөфәр Исхаков хезмәт күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев