Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының ике кибетендә законсыз рәвештә хәмер сатканнар

Җитди хокук бозулар административ тикшерү кысаларында ачыкланды

 

2020 елның 20 январенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән  территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан, административ тикшерү кысаларында, район территориясендә урнашкан ике кибеттә  хокук бозулар ачыкланды.  

 

“Яңа Шигали авылындагы кибетләрнең берсендә  эшмәкәр, документларсыз гына, исерткеч эчемлек  һәм сыра белән законсыз сәүдә итүне оештырган”,- дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты М.М. Җәлалов.

 

“Билгеле, алкогольле продукция турында мәгълүматлар ЕГАИС системасында теркәлмәгән. Нәтиҗәдә,  20,72 л. алкогольле продукция, шул исәптән 4,7 л. аракы һәм 16,02 л. сыра хуҗалардан алынды.

Шул ук көнне Урманасты Шигали авылы территориясендә урнашкан кибеттә дә законсыз спиртлы продукция сату фактлары ачыкланды. Нәтиҗәдә,  8,1 л күләмендә сыра сатудан алынды. Эшмәкәрләр  административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү турында хәбәрдар”, -ди Марат Җәлалов.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, административ хокук бозулар турындагы эшләр Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган  «Халык контроле»ндәге гаризалар нигезендә  кузгатылган. Әлеге системада гариза калдыручылар акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

 

Исегезгә төшерәбез, алкогольле продукцияне законсыз рәвештә сату фактлары турында Татарстан Республикасының  дәүләт мәгълүмат системасындагы  «Халык контроле» бүлегендә гариза калдырып, я булмаса 89274321084 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев