Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының иң өлкән кешесе вафат булды 

Иске Ишле авылында яшәүче Гаделҗан абый Хуҗеевка 102 яшь иде.

Гаделҗан Сәлимҗан улы Хуҗеев -тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Бер гасырга сузылган тормыш юлында ул  күп авырлыклар күргән: сугыш, ачлык еллары -һәммәсе дә бар.
2018 елның 5 июнендә ул 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Әлеге гомер бәйрәме белән аны район башлыгы Марат Гафаров котлады. Быелгы язда да Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Марат Гафаров ветеранга шәхсән үзе барып, бүләкләр тапшырды.
Быел Гаделҗан абый 102  яшен билгеләп үтте. Тормыш иптәше вафатыннан соң, ялгыз гомер кичереп, соңгы көннәренә кадәр актив булып калды. Сарыклар асрады, умарталар карады.  
Гаделҗан Сәлимҗан улы бер тапкыр да табибларда булмаган,  спиртлы эчемлекләр кулланмаган, тәмәке тартмаган.

Гаделҗан абыйның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, ул барыбызда да игелекле һәм шат күңелле кеше булып истә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев