Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан 6 егет армиягә хезмәт итәргә китте

Булачак солдатларга бер ел армия хезмәте узарга туры киләчәк. 

Бүген, 19 октябрьдә Чүпрәле районында 2021 елның көзге-кышкы чорындагы  беренче армиягә озату чарасы булды.

Традиция буенча егетләр Петр Дементьев парк янына иртәнге 4.30 сәгатькә җыелдылар.. Озатулар барлык гореф-гадәтләр буенча: җырлар белән, булачак солдатларны һавага чөеп, әти-әниләренең, сөйгән кызларның һәм туганнарының күз яшьләре белән узды.

Булачак солдатларга бер ел армия хезмәте узарга туры киләчәк. 

–Сезгә яхшы хезмәт елы, аңлаучан командирлар, бигрәк тә авыр минутларда ярдәмгә киләчәк тугры хезмәттәшләрегезнең булуын телим. Армиядә хезмәт итү-ул егетләр өчен батырлык, мөстәкыйльлек мәктәбе. Бер елдан соң без сезне туган җиребездә нык һәм көчле рухлы булып җитешкән ир-егетләр булып кайтуыгызны  көтеп калабыз, - дип, үзенең ... сүзләрен җиткерде район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов.

Егетләрнең  Кораллы Көчләрдә хезмәт итү елы башлану белән  Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Рамил Җамалетдинов та котлады. Хәрби комиссар сүзләренә караганда, бу барлык егетләр өчен дә файдалы һәм кирәкле чор.

–Лаеклы хезмәт юлы үтегез, имин юллар сезгә, егетләр!  Әти-әниләрегезне онытмагыз: аларга шалтыратыгыз, анда телефоннар булачак. Әти-әниләргә борчылырга кирәкми, барысы да әйбәт булачак. Һәм, әлбәттә, исән-имин булып  туган якларга әйләнеп кайтырга һәм киләчәктә үзегезне яраткан һөнәрегездә табарга булсын.

Реклама

Бүген РФ Кораллы Көчләре сафларын  алты  Чүпрәле егете  тулыландырды. Алар-Иске Чүпрәледән Булат Әмерханов, Түбән Каракитәдән Азат Әхмәтҗанов, Татар Бизнәсе авылыннан Нәфис Салихов, Түбән Чәке авылыннан Илнар Садриев, Чуваш Бизнәсе авылыннан Максим Портнов һәм Зур Аксу авылыннан Петр Ярмушев.  Көзге-кышкы  чорда барлыгы 52 егет хезмәткә алыначак.

Татар Бизнәсе авылыннан улы Нәфисне озатырга әти-әнисе Эльмира һәм Фәрит Салиховлар да килгән иде.

–Өч балабыз бар. Улыбыз ике кызыбыздан соң,  көтеп алынган ир-бала булып туды. Буада медицина училищесында белем алды. Әлбәттә, аерылышуы бик авыр. Ярый әле армия хезмәте  бер ел гына. Аны сизелмичә үтеп китәр дип өметләнәбез,-ди Эльмира Салихова. 

Армиягә озату чараларын үткәрү вакытында коронавирус инфекциясен тараламауны кисәтү нисбәтеннән  Роспотребнадзорның барлык таләпләре дә үтәлә.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны термометрия аша уздыралар, битлек һәм шәхси аралыкны тәэмин итү контрольдә тотыла.

Чүпрәле районыннан армиягә алынучылар башлап автобус белән Казандагы җыелма пунктка озатыла, аннан алар хәрби хезмәт үтү өчен гаскәрләргә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев