Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттылар

Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.

Чүпрәле районыннан тагын 13 егет армиягә китте. Болар - Иске Чүпрәледән Нияз Валиуллин һәм Дмитрий Киргизов, Нияз Гайнетдинов -Иске Чокалыдан, Александр Ефрейторов -Матактан, Айрат Каримов -Татар Убие, Дмитрий Клементьев - Алешкин-Саплыктан, Александр Кириллов - Борындыктан, Фаиль Низамов - Кече Чынлыдан, Александр Селянов -Зур Аксудан, Константин Угаслов - Городищедан, Ранил Хайбуллов - Татар Бизнәсеннән, Артем Чернов Кече Убидан, Шамиль Шарафутдинов -Иске Чокалыдан.

Традиция буенча Петр Дементьев паркы янында иртә таңнан егетләрнед  туганнары һәм якыннары, район җитәкчеләре җыелды. Армиягә чакырылучыларның беренче командасы 2022 елның 24 маенда китә. 

Армиягә китүче егетләрне коры җир гаскәрләрендә, шулай ук Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге хәрби частьтә хезмәт итәчәк, дип билгеләп үттеләр.
Чарада егетләрнең армия хезмәтендә яхшы хезмәт итүләрен теләделәр.

Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев