Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллегендә нәтиҗәләр ясалды, яңа җитәкче сайланды

Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә. 

Бүген, 26 гыйнварда Чүпрәле районында Татарстан халыклары ассамблеясы вәкиллеге җыелышы булды.

Утырыш эшендә Татарстан халыклары ассамблеясенең Чүпрәле районындагы вәкиллеге җитәкчесе Валерий Самойлов 2020 елга йомгак ясады.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 15 февралендә районда Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге рәсми рәвештә ачылды. ТХА вәкиллеге район мәдәният йорты базасында урнашкан.  Вәкиллек эшчәнлегенең төп юнәлеше-районда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен саклау һәм үстерү.

2018 елның 22 апрелендә район мәдәният йорты базасында, шулай ук,  районда яшәүче халыкларның мәдәниятләрен саклау, үстерү һәм бу юнәлештә ярдәм  күрсәтү максатыннан Халыклар дуслыгы йорты барлыкка килде. Хәзерге вакытта Халыклар дуслыгы йортында 4 милләт вәкиллеге тәкъдим ителгән: болар -татарлар, чувашлар, руслар, үзбәкләр.  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе, чуваш милли-мәдәни үзәге, «Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасының Чүпрәле бүлеге һәм Татарстан Республикасының татар милли-мәдәни берләшмәсе вәкиллеге кабинетлары булдырылган.

2019 елның 5 сентябрендә исә Чүпрәле районы Халыклар дуслыгы йорты тантаналы шартларда милли-мәдәни автономияләрнең иҗат коллективлары эшен активлаштыру максатыннан микроавтобус белән бүләкләнде.

Хәзерге вакытта Чүпрәле районында 16 милләт вәкиле яши. Аларның күпчелеген татарлар һәм чувашлар тәшкил итә.  Шулай ук район территориясендә рус, үзбәкләр һәм башка милләт халыклары гомер кичерә.

Татарстан халыклары ассамблеясенең Чүпрәле районындагы вәкиллеге җитәкчесе Валерий Самойлов билгеләп үткәнчә, район мәдәният учреждениеләрендә милләтара конфликтларны кисәтү максатыннан дәүләт милли сәясәте һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча максатчан программалар нигезендә эш алып барыла. Барлык үткәрелә торган мәдәни чараларда милли тигезлек принцибы хөкем сөрә.

Мәдәни ялны оештыруда, халыкның иҗади сәләтләрен тормышка ашыруда клубларның (37 клуб учреждениесе) эшенә зур роль бирелә. Ел саен аларда этник-мәдәни юнәлештәге чаралар - халык җыры, хореография иҗаты, декоратив-гамәли сәнгать, халык сәнгать һөнәрләре, туган якны өйрәнү чаралары үткәрелә. Аларга Сабантуй, Акатуй, Авыл көннәре, республика дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия булган Троица фестивале, шулай ук язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре белән әдәби кичәләр, күргәзмәләр  керә. Һәр үткәрелгән чара «Туган як» һәм «Таван ен» басмаларында яктыртыла, моннан тыш, муниципаль берәмлек сайтларында һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларының интернет-басмаларында да чагылыш таба.

-Районда үткәрелә торган барлык чаралар да халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, халыкларны якынайтуга, милләтара низагларны булдырмауга, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен мәдәни-ял эшчәнлегенә җәлеп итүгә, милли мәдәниятне торгызуга һәм саклауга, Чүпрәле районында яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Пандемия аркасында 2020 елда күп кенә чаралар онлайн режимда узды.  2021 елда «Чүпрәле муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы планы буенча чаралар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук фольклор һәм мәдәни мирасны саклау буенча эшне көчәйтү планлаштырыла,-дип билгеләп үтте Валерий Самойлов үз чыгышында.

Теманы дәвам итеп, Чүпрәле районындагы ТХА вәкиллеге кураторы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов 2021 елның туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы эгидасы астында узачагын һәм шуңа бәйле планнар турында сөйләде.

-Бу юнәлештә активлашырга, үз уй-фикерләрне тәкъдим итәргә һәм уртак көч белән аларны тормышка ашырырга кирәк булачак, - дип билгеләп үтте  Айрат Җәләлов. Шулай ук ул район мәдәният йорты каршындагы Халыклар дуслыгы йортында үзбәк диаспорасы кабинеты булдырырга тәкъдим итте.

Утырыш барышында шулай ук Чүпрәле районында ТХА вәкиллегенең яңа җитәкчесен сайлау мәсьәләсе дә каралды. Әлеге вазифага район мәдәният йорты директоры Руслан Шәрәфетдинов кандидатурасы тәкъдим ителде һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре тарафыннан бердәм хупланды.

Айрат Җәләлов Валерий Самойловка нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Яңа җитәкче Руслан Шәрәфетдиновка уңышлар теләделәр.

Ринат Хәйретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев