Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике бертуган хатын-кыз һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәтләренең нечкәлекләре ачыклана.

Кичә, 3 августта,  Чүпрәле районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. 

Кичке 20.00 сәгатьтә Татар Шатрашаны авылы янында җиңел автомобиль зур тизлек белән кюветка оча һәм берничә тапкыр әйләнә. Нәтиҗәдә, ике пассажир хатын-кыз һәлак була. Транспорт шоферы район хастаханәсенә авыр хәлдә китерелә. 

Реклама

Татар Шатрашаны авылы Түбән Чәке авыл җирлеге составына керә. Җирлек башлыгы Олег Албутов сүзләренә караганда, һәлак булучылар хатын-кызлар-бертуганнар булган. Алар Түбән Чәке авылыннан, 1990 һәм 2001 елгылар. Вафат булучыларның берсе машина  шоферының тормыш иптәше. 
Юл-транспорт һәлакәтләренең нечкәлекләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X