Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм оештырдылар

Шат авазлар, шат йөзләр, күтәренке күңел. Нәкъ балалар өчен әзерләнгән гадәти бәйрәм тамашасы.

 Тик анда балалар гына үзенчәлекле. Бүген районда инвалидлар декадасына  багышланган чара балаларны гына түгел, ә физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәрне дә бергә җыйды.  Чарада 50 дән артык кеше катнашты.

Әлеге чара Инвалидлар декадасы барышында  гына түгел, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Игелекле ишегалды» һәм Россия Федерациясе Президенты грантлары Фонды ярдәме белән "Авылда курчак театры" проектларын тормышка ашыру кысаларында да оештырылды.

Район мәдәният йортына килүчеләрне  фойеда чигелеп эшләнгән, бәйләнгән  әйберләр, бижутерия һәм башка күп кенә күз явын алырлык кул эшләнмәләре каршы алды. Хәтта, аларның барысын да үз куллары белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ясаганына ышануы да кыен. Әмма бу шулай. Әйтик, балачактан инвалид булган Иске Чүпрәледән Алексей Киргизов танылган  рәссамнарга да көндәшлек итә ала. Аның картиналары үзе бер дөнья, күңел халәте. Ел саен ул аларны күргәзмәгә тәкъдим итә.

Бу  гадәти булмаган бәйрәм программасын «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, психологлар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре әзерләделәр.

Чарада район башлыгы Марат Гафаров катнашып, үзенең сәламләү сүзендә балаларга һәм аларның әниләренә  язмыш сынавы биргән  авырлыкларыны узарга көч, сабырлык теләде.  Кыенлыклар алдында бервакытта да югалып калмаска өндәде.

-Тормышта һәрвакыт олы могҗизалар була, аларга бары тик ышанырга кирәк. Ышанырга һәм әлбәттә тырышырга, бирешмәскә, нык булырга кирәк.  Үз-үзеңә ышанып алга атлаганда. Уңышлар һәм могҗизалар һичшиксез булачак, - диде Марат Ринат улы.

Марат Гафаров әлеге мисалда  кул көрәше буенча күп тапкырлар чемпион булган Зур Аксу авылыннан Петр Мускатиновны китерде. Ул  быел да  кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында алтынчы тапкыр катнашып,  1 урынны алды.

Бәйрәм дәвамында балалар әкияти дөньяга чумдылар,  күңел ачтылар.  Әкият геройларына кушылып, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Башта спорт уеннары уйнадылар, рәсемнәр ясадылар.  Аннары бәйрәм район мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте, анда балалар һәм өлкәннәр шулай ук үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, курчак театры күрсәттеләр.

-Бәйрәмне оештыручыларга балаларыбызга  шундый могҗиза бүләк иткән өчен  зур рәхмәтемне җиткерәм. Без бик күп уңай тәэсирләр алдык, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты бер әни. - Баланың елмаюын күрүдән дә куанычлырак  нәрсә булырга мөмкин?

Күңелле тамашадан соң, район башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды, ә бәйрәм чарасы  чәй өстәлләре артында дәвам итте.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев