Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында яше туксаннан узган 37 кеше бар

Өлкән туганымның хәле ничек?

Чүпрәле районында яше туксаннан узган – 37, тугызынчы дистәне ваклый башлаган һәм аннан да өлкәнрәк 100дән артык кеше бар

Яклау-саклау

Ярый әле картлык көнеңдә яныңда ярдәмчең булса. Булмаганнар да байтак шул. Ялгызы гына яшәүче гомер көзенә кергән райондашлар саны 800гә якын. Кайберләре аның бөтенләй ялгыз, ягъни тормыш корып карамаган, корса да балалары булмаган кешеләр. Балалы булганның аның өмете бар. Янына сирәк булса да улы-кызы кайтып йөри, я булмаса гаиләсенең өлкәнен алып китеп карый.

Беркеме дә булмаган-нарның хәле мөшкелрәк, билгеле. Картлык та, авыру да сорап тормыйча һәркемгә килә, чөнки. Районның 18 өлкән яшьтәге кешесенең рес-публиканың картлар йортларында һәм психоневрология интернатларында яшәве нәкъ менә шул турыда сөйли дә инде. 2020 елда гына да картлар йортына районның биш өлкән яшьтәге кешесе урнаштырылган.

Ялгыз яшәүчеләргә ярдәм итүне күздә тоткан дәүләт службалары бар, билгеле. Безнең районда ул – “Забота” (“Кайгырту”) социаль ярдәм үзәге. Аның җитәкчесе Илгизәр Вафин сүзләренчә, 2020 елның 10 аенда өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 46 социаль хезмәткәре тарафыннан 267 өлкән яшьтәге кешегә 53911 төрдәге социаль хезмәт күрсәтелгән.

Гомумән, әлеге үзәк тарафыннан өлкәннәргә күрсәтелә торган ярдәмне санап китсәң, алар бихисап. Дөрес, алар арасында түләүле буларак башкарылучысы да бар.

– 2019 елдан башлап “Демография” милли проекты кысаларында “Өлкән буын” программасы гамәлгә ашырылып килә. Әлеге программа нигезендә махсус билгеләнгән машина 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны район үзәк хастаханәсенә диспансеризация үтү өчен алып килә, кайтарып куя,- ди Илгизәр Вафин.

Агымдагы елда коронавирус пандемиясе сәбәпле, төрле чикләүләр кертелүгә карамастан, әлеге служба тарафыннан 614 райондашыбызга диспансеризация үтүдә ярдәм ителгән.

Үзәкнең «Тернәк-ләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең туганнарына өй шартларында аларны тәрбияләү һәм реабилитацияләү алымнары да өйрәтелә икән.  Август аеннан башлап сәламәтлекләре какшау сәбәпле бөтенләй диярлек хәрәкәтсез калган кешеләрне тәрбиягә алучыларга да  билгеле бер программа нигезендә түләү оештырылган. Кыска гына вакыт эчендә 5  тәрбия күрсәтүче (сиделка) үз-үзләренә бөтенләй хезмәт күрсәтә алмаучы 6 өлкән кешене карауга (опекага) алган.

– Белгәнегезчә, коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять нәтиҗәсендә агымдагы елның 23 мартыннан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән иде. Шундый гражданнарга һәм инвалидларга беренчел кирәкле булган азык-төлек продукциясен, табиб рецептыннан башка гына бирелә торган дару препаратларын китерү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне сорап мөрәҗәгать итү өчен “Кайнар линия” эше дә безнең үзәк аша оештырылды. “Кайнар линия”нең 2-22-52 номеры һәр көнне иртәнге 8.00 сәгатьтән алып кичке 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрсез эшләде.

19 авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендә торак пунктларда 115 волонтёр хезмәт күрсәтте, аларга 45 социаль хезмәткәр, 38 фельдшер-акушерлык пунктыннан 54 медицина хезмәткәре, шулай ук, “Созидание” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре ярдәм итте.

27 июльгә кадәрге “Кайнар линия”гә 178 мөрәҗәгать кабул ителде һәм үтәлде. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең 45 проценты азык-төлек китерү, 40 проценты дару препаратлары, 5 проценты коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча һәм 10 проценты социаль мәсьәләләр буенча консультация бирүгә карады,- ди “Кайгырту” үзәге җитәкчесе.

Бу урында “Кайнар элемтә”гә мөрәҗәгатьләр кабул итүнең ноябрь аеннан яңадан башлануын да әйтергә кирәктер. Өлкән яшьтә, я булмаса, сәламәтлегегез какшаган икән, алда әйтелгән ихтыяҗ: азык-төлек, дарулар артыннан чыгып йөри алмасагыз 2-22-55 телефонына шалтыратыгыз.

Белешмә

1 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча безнең районда 7243 пенсия алучы кеше яши. Шуларның 5932се– пенсия яше җитү сәбәпле, лаеклы ялга чыгучылар. 2688е сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикләнү сәбәпле пенсия алучылар.  Ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәгеләр саны 117не, ялгызы гына яшәүчеләрнең саны 797не тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев