Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле әфганчылары "Көзге игелек атнасы" дип исемләнгән акция үткәрәләр

Акцияне оештыруда иганәчелек күрсәткән крестьян – фермер хуҗалыгы Фәнис Хәйруллинга ул ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте.

Аның кысаларында Әфган һәм Чечен сугышларында уллары һәлак булганнарның әти – әниләренә ярдәм йөзеннән берәр центнер бөртекле ашлык китереп бирүне планлаштырдылар. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннарның район Советы рәисе Виктор Петухов сүзләренчә, андый ярдәмне җиде гаилә алачак икән. Акцияне оештыруда иганәчелек күрсәткән крестьян – фермер хуҗалыгы Фәнис Хәйруллинга ул ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте.

Чара район үзәгендәге Каһарманнар аллеясыннан башланып китте. Монда әфганчылар Әни һәйкәленә чәчәкләр салдылар, ил бәйсезлеге өчен утка керергә әзер торган чын солдатлар үстергән әниләргә олы хөрмәт билгесе иде ул. Район Башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильданов бу чараны оештыручыларга рәхмәт әйтте. Аннан соң әфганчылар Әфган таулары арасында батырларча һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илдус Хәйбулловның әнисе Рузания апага килделәр. Бу ярдәм аның өчен кинәт һәм көтелмәгән булып чыкты.

Реклама

Күз яшьләре аша ул егетләргә кат – кат рәхмәт әйтте. “Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның район Советы эшләп торганда без сезне онытмабыз. Нинди ярдәм кирәк – мөрәҗәгать итегез. Хәлдән килгәнчә булышырга тырышырбыз”, - диде сугыш ветераннары башлыгы Виктор Петухов һәм каһарманның әнисенә чәчәкләр букеты бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X