Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында яңа тукталыш павильоннары урнаштыралар

Павильоннар искеләре һәм бөтенләй булмаган урыннарда барлыкка килә.

- 2021 елда Чүпрәле районында ике тукталыш павильоны урнаштыру планлаштырылган. Шуларның берсе район үзәген чыгып, Татар Бизнәсе, Каракитә, Мунчәли, Матак һәм Шланга авылларына бара торган юл өстендә урнаштырылды. Икенчесе Яңа Борындык авыл җирлеге территориясендә булачак. Хәзерге вакытта анда төзелеш эшләре бара. Киләчәктә дә һәр ел саен искергән, элеккеге тукталышларны яңаларына алмаштыру, шулай ук, бөтенләй булмаган урыннарда павильоннар урнаштыру каралган. Узган ел да ике тукталыш павильоны яңартылган иде.  Тукталышлар профнастилдан, металл конструкциядән, бердәм стильдә эшләнгән, - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илһам Бикчуров.

Реклама

Яңа павильоннар урнаштыру белән «Татавтодор» ның "Чүпрәле"ДРСУ филиалы хезмәткәрләре шөгыльләнә. "Матур, заманча яңа тукталышлар халкыбызга начар һава торышы вакытында хезмәт итәчәк",-диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X