Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды

Әлбәттә, бизәү эшләре әле моның белән тәмамланмаячак.

Урамнар һәм биналар акрынлап якты һәм төрле төстәге утлар белән тулылана башлады, бизәлгән чыршылар һәр адымда балкып тора.

Әлбәттә, пандемия безнең тормышыбызга шактый төзәтмәләр кертте, саклык чаралары, үз-үзеңне изоляцияләү режимы безнең белән кала, 2022 елга кадәр битлек киеп йөрүне дәвам итәбез, ләкин бу безнең элекке традицияләрне һич тә юкка чыгармый. Чөнки Яңа ел-халкыбызның көтеп алган һәм иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Көн саен  районыбыз урамнарында бизәлгән элементлар  биредә яшәүчеләрнең һәм кайткан кунакларның да күңелендә аерым атмосфера һәм кәеф тудыра. 

«Чүпрәле» паркында урын алган төп чыршы һәм Үзәк урамдгы чыршы ботакларыннан төрелгән аркалардагы җемелдәгән утлар безне әкияти дөньяга алып китә сыман. Амфитеатр янәшәсендә урнаштырылган чыршылар  да гүя вальс әйләнәләр төсле. Ә биналардагы төрле төсләр әкияти шәһәрчекне хәтерләтә. Гомумән, кайда гына карама, бәйрәм рухы хөкем сөрә башлады.

Реклама

Билгеле булганча, ел саен район үзәгендәге төп чыршыны һәм Үзәк урамны бизәү эшләре белән “Фламинго” оешмасы һәм «Прогресс» предприясе шөгыльләнә.

Әлбәттә, бизәү эшләре әле моның белән тәмамланмаячак. Кар сыннарыннан шәһәрчек тә барлыкка киләчәк һ.б., һ.б. Куелган хезмәтнең нәтиҗәсен республика күләмендә үткәреләчәк Яңа елга әзерлек бәйгесендә дә күрәсе килә. Ә чүпрәлеләр үз чиратында үз йорт-тирәннәрен, хезмәт биналарын бизәп район күләмендә үткәреләчәк бәйгедә катнаша алалар. Бүләкләр дә мулдан булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Матурлыкны бергәләп булдырыйк, райондашлар. Кушылыгыз Сез дә! Үзебезнең җирлектә үзебезгә сокланып, горурланып яшәргә булсын!

Анастасия Михайлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X