Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында ветеран белән хушлаштылар

Чүпрәле районында дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Бүген Иске Шәйморза авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Зыятдин Тимергалиев белән хушлаштылар, аңа 96 яшь иде.
Зыятдин Җамалетдин улы Иске Шәйморза авылында туа һәм үсә. Алар гаиләдә өч бала була: ул иң олысы. Әтиләре бик иртә үлә, ул чакта аңа нибары 5 яшь була.
Аларны 13 яшьтән ФЗУга укырга җибәрделәр. Ә 1942 елда фронтка китә. Сугыш елларын искә алып, ветеран аларның снарядлар ташуы турында сөйләгән иде. Аннары ул госпитальгә эләгә. Дәваланганнан соң замполит йөртүче булып хезмәт итә. Өйгә 1949 елда гына кайта.
Зыятдин Җамалетдин улы туган авылыннан Разыя исемле кызга өйләнә. Разыя апа белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Бер уллары вафат була. 1991 елда Разыя апа да бу дөньядан китә.
Зыятдин Җамалетдин улы гомере буе  авылның участок хастаханәсендә ашыгыч ярдәм машинасында шофер булып эшли. 
Мәрхүм белән саубуллашырга район башлыгы Марат Гафаров, җитәкчеләр, туганнары һәм якыннары, авыл халкы килде.
Бүгенге көндә Чүпрәле районында дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев