Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында "Созидание" яшүсмерләр клубы ачылды

Чүпрәледә “Балалар-яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү” республика программасы буенча төзекләндерелгән яшьләр үзәге ачылды. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе янәшәсендәге бер бинаны төзекләндереп әзерләнгән бу клубта "Созидание" яшьләр-яшүсмерләр берләшмәсе эшләячәк.

Яңа клубны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Марат Гафаров, Шакир Ягудин, Ринат Гайзатуллин, республика яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, район җитәкчелеге, клубны түземсезлек белән көткән балалар катнашты.

- Бүген без балалар өчен мөһим булган өр-яңа объектны ачабыз. Без республикада игълан ителгән социаль программаларда катнашып, районыбыздагы төрле объектларны яңарту максатын куябыз, җирле бюджеттан да финанслар бүлеп, яшь буынның туган төбәгендә төпләнүе өчен шартлар тудырабыз. Әлбәттә, болар яшьләр өчен эшләнә, балаларыбыз аларда кинәнеп шөгыльләнеп, вакытларын файдалы уздырсын, - диде Марат Гафаров.

Реклама

Иске бинаны төзекләндерү, заманчалаштыруга республика бюджетыннан 5 млн. сумнан артык акча бирелгән, ә керү комплексын, җылылык системасын ясау, су кертү-чыгару, әйләнә-тирәсен төзекләндерү, җиһазлар алу өчен җирле бюджеттан 4,5 млн. сумлык финанслар бүленгән. Төзекләндерү эшләрен “СтройГрадинжиниринг” подрядчы оешмасы башкарган. Һәм 6-7 ай эчендә бинаны өр-яңа иттереп сафка бастырган.

Район яшьләре мондый бина барлыкка килүгә сөенеп бетә алмый. Беренчедән, инде җимерелү дәрәҗәсендәге, бу тирәнең ямен алып торучы иске бинага яңа сулыш өрелсә, икенчедән, район үзәгендә, якын-тирә авылларда яшәүче балалар-яшүсмерләргә буш вакытларын файдалы үткәрүгә заманча шартлар тудырылды. Монда рәсем сәнгате, кул эшләре, җыр-бию түгәрәкләре, патриотик тәрбия клубы һ.б. күптөрле шөгыльләргә киң урын биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы "Созидание" клубы