Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды

5 июльдә аңа 97 яшь тулды.

Әнвәр Шәрифҗан улы Фәхретдинов вафат булды. Ул Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы ветеран иде.
Әнвәр Шәрифҗан улы Фәхретдинов 1924 елның 5 июлендә ТАССРның Буденов районы Иске Шәйморза авылында туа. 
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа унҗиде яшь була. 1942 елда ул хәрби хезмәткә алына.  
Алар хезмәт иткән хәрби частьне Владивостокка озаталар. Биредә ул 1947 елга кадәр хезмәт итә. Бу вакытта Совет-япон сугышы да дәвам итә..
 Әнвәр Фәхретдинов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Тыныч тормышта ул колхозда эшли, хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерә.
Бүген 2021 елның 30 июлендә Иске Шәйморза авылында ветеранны җирләү  булды. Ветеран белән хушлашырга район башлыгы Марат Гафаров, җитәкчеләр, хәрби комиссар Рамил Җамалетдинов, ветераннар советы вәкилләре, авыл халкы килгән иде.
- Әнвәр Шәрифҗанович Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы ветеран, - диде район башлыгы Марат Гафаров ветеран белән саубуллашканда. –Кайчан гына килсәк тә, ул ачык йөзе белән каршы алды, хатирәләре белән уртаклашты, район тормышы белән соңгы көненә кадәр кызыксынып торды. Безнең йөрәкләрдә аның турында якты истәлек мәңге калачак. Урының оҗмахта булсын, тыныч йокла Әнвәр абый!,-диде Марат Гафаров

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X