Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында шикәр чөгендерен алу дәвам итә

Районда шикәр чөгендерен казытып алып, шикәр заводларына озату эшләре дәвам итә.

Агымдагы елда “Дементьев исемендәге агрофирма”да шикәр чөгендере культурасы 2300 гектардан артык мәйданны били. ... филиалларында әлеге культураны җир өстенә казытып чыгару һәм шикәр заводларына озату эшләре төгәлләнгән. Бу көннәрдә Вагиз Миначев, Илсур Мухамедъяров, Константин Теплин һәм Айдар Абубакиров җитәкчелегендәге “РОПА” комбайннары агрофирманың Иске Кәкерле филиалында шикәр чөгендерен казытып алып, кагатларга сала башлаган. 295 гектар мәйданны биләгән шикәр чөгендере басуында эш тулы куәтенә бара.

- Агротехник чаралар үзвакытында, югары сыйфат белән үткәрелсә дә, җәй аендагы корылык уңышка да нык тәэсир иткән. Һәр гектардан уртача 300 центнер уңыш чыга,-ди агрофирманың әйдәп баручы агрономы Ришат Хәйбуллов.

Биредә барлык эшләр дә төгәл оештырылган, бер генә минутны да бушка сарыф итәргә теләмиләр механизаторлар. Басуда техниканың эшләвенә тоткарлыклар булмасын өчен “ГАЗ-53” машинасы белән Рамил Алимов ягулык китереп, комбайннарга салып тора.

Бер филиалда эшне тәмамлагач, КамАЗ машиналары икенче филиалга күчеп, кагатлардагы татлы тамырларны шикәр заводларына ташый башлый.

- Уби филиалында татлы тамырларны шикәр заводларына ташып бетерү белән КамАЗ автомашиналары Иске Кәкерле филиалына күчәчәкләр, ә анда кадәр басудагы шикәр чөгендерен казытып алып бетерергә кирәк,-ди Ришат Хәйбуллов.

Белешмә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, район буенча 1802 гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытып алынган. Уртача уңыш 258,4 центнерны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев