Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында сайлау участоклары ачылды

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү өчен участоклар Чүпрәле районында ачылды.

Билгеле булганча, быел сайлаулар өч көн дәвамында - 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Чүпрәле районында сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгизәр Вафин сүзләренә караганда, Чүпрәле районында 36 участок эшләячәк, сайлаучылар саны -17271 кеше.
Иртә таңнан 1369нчы сайлау участогында кеше күп иде инде. Иске Чүпрәледән Гөлнур һәм Аймәт Хәйретдиновлар эшне иртәдән эшләргә күнеккән. "Без авыл халкы. Хуҗалык буенча да эшләр күп, шуңа күрә иртәдән башта сайлауларга барырга булдык, ә аннары инде хуҗалыкта эшләрбез, дидек».

Сайлау участогында коронавируска каршы барлык саклык чаралары күрелгән. Термометрия кулланыла, перчаткалар һәм медицина битлекләре бирелә, дистанция саклана. Шулай ук тавыш бирү өчен һәр сайлаучыга ручка бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев