Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында мәктәп автопаркы яңа автобуслар белән тулыланды

Яңа мәктәп автобуслары ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүләкләү тантанасы «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында узды, анда Чүпрәле районы вәкилләре-Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты.

Республикада мәгариф системасына зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә республиканың мәктәп автопаркы 810 транспорт чарасыннан тора.

Муниципалитетлар 70 яңа автомобиль алды һәм 50се якын арада мәктәпләргә җибәреләчәк. Шуларның өчесе - Чүпрәле районының белем бирү учреждениеләренә.

Автобуслар балаларны мәктәпләргә һәм  олимпиадаларга һәм башка чараларга йөртү өчен билгеләнгән. Барлык автобуслар да спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган һәм балаларны йөртү өлкәсендә барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев