Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләр

Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.

Бүген, 27 гыйнварда, Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел тулу уңаеннан Чүпрәле районында истәлекле митинг булды. Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсен искә алырга район җитәкчеләре, ветеран-әфганчыларчылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, укучылар  җыелды.

Ленинград  1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Шәһәр эчендә 2,5 миллион кеше кала.

Камалышның беренче көннәреннән үк  фашистлар шәһәрне бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен  азык-төлек белән тәэмин итү була. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның  2 сентябреннән  азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр 200-  350 грамм ипи ала башлыйлар. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Әмма бу ленинградлыларны җиңә алмый.

Камалыштагы шәһәрне коткару өчен  азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша  озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы"ннан 152 көн  файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән коткарып калына.

Митингта чүпрәлеләр Мәңгелек утка чәчәкләр  салдылар, блокада корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән искә алдылар.

–Бүген блокадалы Ленинградта ниләр булганын күз алдына китерүе кыен, - дип билгеләп үтте Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов. — Безнең бурыч — сугыш вакыйгалары, язмышлары шушы чор белән бәйләнгән каһарманнарыбыз турында истәлекләрне саклау, яшь буынга җиткерү.

Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була. Әлеге фаҗигале көннәр турында Иске Чүпрәле күппрофильле лицее укучылары –“Яшь армиячеләр” отряды вәкилләре  дә "Блокадалы Ленинград" чыгышларында  искә төшерделәр.

2020 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елы булды һәм безнең илдә ул Хәтер һәм Дан елы эгидасы астында узды.

Әлеге тарихи дата кысаларында митингта Хәтер һәм Дан елы Башкарма дирекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән "Хәрби хәрәкәтләр ветераннар Советы"  җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Петухов һәм "Форпост " оешмасы директоры Илдус Вәлиуллин бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев