Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында кош гриппы булуы ачыкланды

Кошлар гриппы килеп чыгуның төп сәбәбе булып кыргый кошлар санала.

22 октябрьдә Татарстан Республикасының ике районында кош гриппы диагнозы расланды: Мөслим районы Шакирянова Лиза Муфаздал кызы һәм Чүпрәле районының Төхвәтуллин Фәнис Мәсхүт улы хуҗалыгында, Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.  

Кичә 22 октябрьдә Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясендә кош гриппы диагнозы куелды. Хәзерге вакытта фермер хуҗалыгында инфекцияне бетерү буенча бөтен чаралар комплексы үткәрелә.

Шуңа бәйле рәвештә шәхси хуҗалыкларда кош-кортны карантин профилактилау белән тәэмин итәргә кирәк. Чөнки кошлар гриппы килеп чыгуның төп сәбәбе булып кыргый кошлар санала. Алар кош гриппын төп таратучылар булып торалар.
 

Кош гриппының клиник билгеләре : хәрәкәтләре төгәл түгел. башларын якка ташлыйлар, әйләндерәләр, муеннары кәкрәя, бернинди реакция юк. терлек азыгыннан һәм судан баш тарталар.

Кошларның тән температурасы югары күтәрелә, тавыкларның йомырка салуы кими, тизәкләре гадәти булмый.

Әлеге билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.  Тел.: 2-23-77; 2-26-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев