Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы» иҗтимагый оешмасының яңа рәисен сайладылар

Әлеге вазифага Виктор Петухов сайланды.

Бүген, 2022 елның 13 маенда, «Созидание» яшүсмерләр клубы утырышлар залында Чүпрәле районы «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Советы» иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау җыелышы булды. Утырышта Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Советы» җирле иҗтимагый оешмасының рәисе Виктор Петухов, сугышчы-интернационалистлар катнашты.

Катнашучылар алдында хисап доклады белән Виктор Петухов чыгыш ясады. Ул 2019 елның сентябреннән алып 2022 елның бүгенге көненә кадәрге чорда башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде, хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы Чүпрәле иҗтимагый оешмасының төп бурычларын билгеләп үтте.

Бу, беренче чиратта, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, хәрби каберлекләрне тиешле тәртипкә китерү һәм шул рәвешле тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү, ветераннар дуслыгын ныгыту, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашу, һб., һ.б. “Алга таба да ветераннар оешмасы бурычларын үтәячәкбез", – дип белдерде Виктор Петухов.

Хисап докладыннан соң, бердәм тавыш белән район хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый берләшмәсе рәисе итеп Виктор Петухов яңадан сайланды, шулай ук эшче совет расланды. Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә барлыгы 200 Чүпрәле егете катнашты, шуларның 11е һәлак булды. Бүгенге көндә Чүпрәле районында исән әфганчылар саны– 62.

Җыелыш кысаларында әфганчыларга үзләрен борчыган проблемаларны хәл итү, район башлыгына сораулар бирү мөмкинлеге бирелде. Мөрәҗәгатьләр төрле характердагы иде: дәүләт тарафыннан бирелә торган ташламалар, аларны алу тәртибе турында.  инвалидлык, торак һәм тд буенча сораулар.

Район башлыгы Марат Гафаров советның район тормышында һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүдә иҗтимагый активлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннар советы составын Чечняда, Сириядә булучылар белән киңәйтергә, бүгенге көндә Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы егетләр турында да онытмаска чакырды.

  – Хәрби хәрәкәтләр ветераннар советы әфганчыларны гына түгел, барлык хәрби хәрәкәтләрдә булып кайтканнар белән дә берләштерү эшен дәвам итәргә кирәк. Шулай ук вафат булган хәрбиләрнең өлкән яшьтәге әти-әниләренә дә игътибар итәргә, тормыштан киткән әфганчыларның хатыннарын, шулай ук сугыш хәрәкәтләре инвалидларының балаларын, сәламәтлекләренә бәйле проблемалары булган иптәшләрне игътибарсыз калдырмаска кирәк. Яшьләр белән элемтәне тагын да ныгытырга, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә кирәк, чөнки районда бер генә дә исән Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады, һәм аларның дәвамчысы булып, сез- әфганчылар Җиңү әламен үз кулыгызга алырга тиеш, - диде Марат Гафаров.

Район башлыгы оешма башкарган эшләр өчен рәхмәт әйтте һәм алга таба да тыгыз, дустанә хезмәттәшлеккә өмет баглавын  белдерде.

Соңыннан район  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 9 Май бәйрәмен үткәрүдә актив катнашканнары өчен сугыш хәрәкәтләре ветераннарын Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Аеруча Җиңү Парадында катнашкан Виктор Петухов җитәкчелегендәге әфганчыларга, Иршат Җиһаншин җитәкчелегендә чик сакчыларына  һәм Чечен сугышчыларына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев