Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында инвалидлар куллары белән ясалган эшләнмәләр ярминкәсе узды

Чара 1 декабрьдә старт алган Инвалидлар Декадасы кысаларында узды.

Бүген, 6 декабрь көнне район мәдәният йорты фойесында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр куллары белән ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә-сату оештырылды.

Ярминкәдә мәгариф учреждениеләре, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге, «Җылы йорт»  приюты  һәм башкалар катнашты.

Чара 1 декабрьдә старт алган Инвалидлар декадасы кысаларында узды. Иң беренчеләрдән булып күргәзмәдән эшләнмәләрне, иртәнге якта традицион киңәшмәгә җыелган предприятие һәм оешма җитәкчеләре сатып алды. Аннары чарага районның барлык предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук авыл халкы да тартылды.

Барлык декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре дә төрле техникаларда башкарылган. Биредә тозлы камырдан, кофе бөртекләреннән, пластилиннан, шулай ук бисер, текстиль, кәгазьдән сувенирлар һәм бизәнү әйберләре, бәйләнгән әйберләр күрергә мөмкин иде.  Аеруча эшләнмәләр арасында Яңа ел тематикасы  – Чыршы, чыршы уенчыклары урын алган иде. Марс урта мәктәбе 2022 елның календарьларын, шулай ук киләчәк Яңа ел символы булган магнитлар-юлбарыслар әзерләгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иҗади эшләр үз фантазиясе һәм оригинальлеге белән шулкадәр шаккатырды, аннан берни дә алмыйча һич кенә дә ктми мөмкин түгел иде.  Сатудан кергән барлык акчалар да исә эш авторларына тапшырылачак.

Район башлыгы Марат Гафаров та күргәзмә барышы белән танышты һәм яңа ел бүләге итеп, Чыршы сатып алды. Ул районда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күбесенең актив тормыш рәвеше алып баруын билгеләп үтте. Алар мәдәни һәм спорт чараларында катнашалар, хәтта  чемпионатлар җиңүчеләр дә бар. Әйтик, Зур Аксу авылыннан Петр Мускатинов армрестлинг буенча дөнья чемпионатында 4 нче урынны алып кайтты.

–Җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән күргәзмә-сату уздыру районда  күркәм традициягә әверелде. Декада вакытында үткәрелә торган чараларның төп бурычы – безнең арада кайгыртучанлык, һәм ярдәм кирәк булган аерым кешеләр булуына игътибар итү,-диде Марат Гафаров.

"Кайгырту” үзәге җитәкчесе Илгизәр Вафин:

– Күргәзмә-ярминкәдә 500ләп әйбер сатылды, аларның гомуми суммасы 59 мең сумнан артык. Мондый күргәзмә - ярминкәләр районда быел тугызынчы тапкыр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев