Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында ике исерек шофер тоткарланды

Аларга зур штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Чүпрәле районында ике исерек шоферны тоткарлаганнар. Бу хакта Чүпрәле районы ЮХИДИ телеграммасында хәбәр ителә. Алар-Түбән Каракитә һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы кешеләре. 
Машина йөртүчеләрнең спиртлы эчемлек кулланганын алкотестер раслый. Прибор күрсәткечләре берсендә- 1,129 мг/л, икенчесендә– 1,097 мг / л.
Машина йөртүчеләрнең берсенә, хәтта алкотестерның күпме күрсәтүен кызык булуын әйтә. Нәтиҗәне белгәч, ул үзен «эчкече» дип атый. 
Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов искәртеп узганча, хокук бозучыларга 30 мең сум штраф һәм бер ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар көн саен үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев