Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды

Бүген Чүпрәле районында 51 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм 162 тыл хезмәтчәне яши.

9 май көнне районда Хәрби һәм Хезмәт Даны Монументы янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Бөек Җиңүне бәйрәм итәргә һәм сугышта һәлак булганнарны искә алырга җитәкчеләр, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хезмәт коллективлары вәкилләре, район халкы, кайткан кунаклар, укучылар, студентлар, балалары белән гаиләләр килгән иде.

Бөек Ватан сугышына ил азатлыгы өчен 14 меңнән артык Чүпрәле халкы киткән, шуларның яртысыннан азрагы гына исән-сау әйләнеп кайткан. Кызганычка каршы, бүгенге көндә районда бер генә исән Бөек Ватан сугышы ветераны да калмады. Аларның тол хатыннарының  саны да елдан-ел кими бара. Бүген Чүпрәле районында 51 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм 162 тыл хезмәтчәне яши.

Тантанада Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары: Борындык авылыннан Софья Афанасьева, Иске Чүпрәледән Нурлеҗиһан Хуҗиева, Иске Шәйморза авылыннан Адия Сабирҗанова, тыл хезмәтчәннәре Иске Чүпрәледән  Әмир Аббазов, Яңа Ишле авылыннан Нурислам Низаметдинов, Иске Кәкерле авылыннан Абдулла Сабирҗанов һәм Иске Чүпрәледән Александр Шакин катнаштылар.

Район башлыгы Марат Гафаров, кунаклар, район җитәкчеләре, яшь армиячеләр традиция буенча Хәрби һәм Хезмәт Даны обелискы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Митингта катнашучыларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов җиткерде, шулай ук Җиү бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллиннан да котлау сүзләре яңгырады.

–Бүген без ата-бабаларыбызның, бабаларыбызның батырлыгына хөрмәтебезне белдерәбез. Алар иң канкойгыч сугышта җиңү яуладылар.  Сугыш ул елларда беркемне дә кызганмады,  һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды, якыннарын алып китте.  Без әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең  сугыш елларында куйган  батырлыкларын беркайчан да онытмабыз. Бүгенге аяз күк йөзе никадәр югалтулар барәбәренә яуланганын без буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Рәхмәт сезгә, кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары!,-дип билгеләп үтте  район башлыгы  Марат Гафаров үзенең сәламләү сүзендә.

Митинг ахырында Үзәк урам буйлап  тантаналы марш белән Җиңү Парады узды, анда әфганчылар, чик сакчылары, Чечен сугышында булганнр, гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкилләре, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары катнашты.

Бәйрәм "Чүпрәле" паркында дәвам итте. Район үзешчәннәре һәм иҗат коллективлары тамашачылар өчен сугыш темасына багышланган җырлар, биюләр башкардылар. Чүпрәлеләр һәм район кунаклары өчен кыр кухнясы, музейлар эшләде.

Җиңү көне–чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме, һәм илебездә  бу зур сынау кагылмаган гаилә юк диярлек. Тылда калганнар батыр хезмәтләре белән Совет армиясенә хәлдән килгәнче, ачлык, ялангачлыкка түзеп, ярдәм күрсәтте. Чүпрәле районында яшәүче һәркем бу якты истәлекне хәтерли һәм хөрмәтли.

Флера апа Мусина, Яшел Үзәннән кайткан:

–Бөек Җиңү бәйрәме безнең өчен олы бәйрәм. Мин үзем Чүпрәледә тудым, үстем, шунда гомер буе хезмәт куйдым.Бүгенге көндә улым гаиләсе тәрбиясендә Яшел Үзәндә яшим. Үткән ел аякларымны авырттырдым. Махсус җайланма ярдәмендә йөрим. Шуңа да карамастан, Бөек Җиңү бәйрәмен үземнең туган,  әтиләр сугышка  киткән җирдә каршы аласым килде.

Әти сугышка киткәндә миңа өч яшь тә өч ай гына булса да, хәтеремдә бик ул көн бик яхшы уелып калган. Ул райокомда эшләгән, сугышка  броне була торып, ул үзе соралып китә. Без сеңлем белән, ул 1940 елгы, икәү әни белән калдык.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев