Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында чәчәкләр утырта башладылар

5000 артык чәчәк утырту планлаштырыла.

Чүпрәле районында чәчәкләр утыртыла башлады. Быел язын  парклардагы һәм үзәк урамнардагы клумбаларда 5000 нән артык чәчәк барлыкка киләчәк.
Районны яшелләндерүдә «Фламинго»оешмасы хезмәткәрләре актив катнаша.
- Быел чәчәкләрне бераз иртәрәк утырта башладык. Җиңү көненә матур һәм төзек булсын. Салкыннар китәр, һава торышы җылытыр дип ышанабыз. Хәер, без утырта торган чәчәкләр салкыннарга чыдам, шулай булгач,  барысы да яхшы булыр дип уйлыйбыз, -дип билгеләп үттеләр.
«Фламинго» оешмасы җитәкчесе Альфред Низамов чәчәкләрнең, гадәттәгечә, Ульяновск шәһәреннән сатып алынуын әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, алар тудыра торган бөтен матурлык-ул, барыннан да элек, район халкы өчен һәм шуңа күрә район халкы да чәчәк түтәлләренә, шулай ук аларны караучыларның хезмәтенә кадер-хөрмәт белән карарлар, дигән ышаныч белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев