Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында чакырылыш медкомиссиясе эшли башлады

Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш башланды

РФ Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды һәм 15 июльдә тәмамлана. Хәрби хезмәткә запаста булмаган 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ир-егетләрне озатачаклар.

Районда әлеге уңайдан чакырылыш медицина комиссиясе эшли башлады. Бу чараның төп этабы булып тора. Чөнки нәкъ менә шушы комиссия нәтиҗәләре нигезендә егетләрнең  Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылуга “яраклылыгы”  билгеле булачак.

Комиссия өч көн дәвам итә.   2 көн эчендә чакырылыш медкомиссиясе аша 100 егет үтәргә өлгерде. Әлбәттә, теге яки бу сәбәпләр аркасында: кемдер сәламәтлеге буенча, ә кемдер укый, алар кичектереп тору хокукына ия.

Гомумән алганда, язгы чакырылышта 40лап Чүпрәле егете Ватанны сакларга китәр дип планлаштырыла.  Алар арасында Иске Шәйморза авылыннан игезәкләр Айрат һәм Марат Айзятовлар да бар. Егетләр Казанда колледжда укуларын тәмамлыйлар һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәргә җыеналар.  Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Рамиль Җамалетдинов: "Сез хезмәт итәргә әзерме?", дигәч, Айзятовлар: "Нәкъ шулай!", дип җавапладылар.

Реклама

Хәрби комиссар сүзләренә караганда, туганнарын бер частька җибәрү контрольгә алыначак.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, чакыру медкомиссиясе вакытында санитар нормалар – битлек режимы, термометрия, кулларны һәм бүлмәләрне эшкәртү, социаль дистанция саклана.

Частьләргә  китәр алдыннан барлык призывникларны коронавируска тикшерәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X