Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында алдан тавыш бирү өчен 6 участок оештырылган

Татарстанда бүген, 26 майда «Бердәм Россия» партиясенә алдан тавыш бирү өчен 460 сайлау участогы ачылды. (Чүпрәле районында 6 участок).

Тавыш бирү участоклары иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Һәр сайлаучыга икешәр бюллетень бирелә: бер мандатлы округлар буенча һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге белән. Бюллетеньнәрдәге бер, берничә яки барлык кандидатлар өчен дә тавыш бирергә була. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карап 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге формалаштырылачак.

«Бердәм Россия»дән депутатлык мандатларына дәгъва кылучылар исемлегендә  225 кеше теркәлгән. Болар – сәясәтчеләр, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары нәшатлылары, укытучылар, табиблар, юристлар, эшмәкәрләр, вазифаи затлар. «Бердәм Россия» яңа команда булдыру юлында.

Алдан тавыш бирүгә чүпрәлеләр дә иртән үк кушылды. Сайлау участокларына халык гаиләләре, балалары белән килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев