Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Күркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетында узган тантанага иң яхшы хезмәтчәннәрне, актив хатын-кызларны, әниләрне, әбиләрне чакырдылар.

Район башлыгы Марат Гафаров ихлас котлаулар һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде:
- Кадерле әниләр, әбиләр, кызлар, апалар, хатын-кызлар!  Тормышны сездән башка күз алдына да китереп булмый, ул якты һәм нурлы булмас иде. Бүгенге кояшлы көн дә хатын-кызлар бәйрәмен гәүдәләндерә. Сез безнең өчен кояш нуры, кояшның үзе кебек. Сез-гаилә җылысын, уңайлылык булдыручы һәм учакны саклаучы. Һәр йорттагы иминлек сездән тора. Матурлыгыгыз, игелеклегегез, зирәклегегез һәм игътибарыгыз, кайгыртучанлыгыгыз һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә.  Тормышыгыз шатлык белән тулсын! 8 Март бәйрәме сезгә мөмкин кадәр күбрәк шатлыклар һәм чәчәкләр бүләк итсен! Сезгә нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, иминлек телим!

Тантаналы чарада Марат Ринатович хезмәт эшчәнлекләрендә уңышларга ирешкән гүзәл хатын-кызларны лаеклы бүләкләр, шулай ук район үсешенә зур өлеш керткән ханымнарны Чүпрәле районының 90-еллыгы медале белән бүләкләде.
Тантана кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, Зур Аксу урта мәктәбе директоры Юрий Мутиннан да котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Хатын-кызларның төп бәйрәме уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлаулар, ир-атлар һәм балалар коллективлары исеменнән концерт номерлары аша яңгырады.

Реклама

Бәйрәм ахырында истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев