Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында 2022 елда туган беренче баланы тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр

Сабый Васильевлар гаиләсендә туа.

Бүген, 2022 елның 15 гыйнварында, Чүпрәле үзәк хастаханәсенең бала табу бүлегендә быел беренче булып дөньяга килгән баланы хөрмәтләү тантанасы булды.
Сабый Иске Чүпрәле авылыннан Ирина һәм Дмитрий Васильевлар гаиләсендә туа. Элегрәк без Чүпрәле районында 2022 нче елның беренче баласы туды дип язган идек.
 Бүген тантаналы шартларда яшь әти-әниләрне район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук РҮХнең баш табибы Илмас Шиһабетдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, туганнары һәм якыннары котлады.
Марат Гафаров Васильевлар гаиләсенә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде, бүләкләр тапшырды.
Ирина һәм Дмитрий 2016 елда өйләнешкәннәр. Ирина Яңа Элмәле авылында туа, мәктәпне тәмамлый, аннары Ульяновск шәһәрендә югары уку йортына укырга керә. Дмитрий белән алар шунда ук танышканнар. Ул үзе шәһәрдә туган, әмма аның әти-әнисе безнең районнан, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан. 
Яшь гаилә башта шәһәрдә яшәсә дә, ел ярым элек алар Чүпрәле районына күченеп кайтканнар. Биредә хәзер йорт салалар, районда нигезләнергә планлаштыралар. Дмитрий вахта ысулы белән эшли. 

Кызларына алар Елизавета исемле матур исем биргәннәр, бу исә боерырга яратучы дигәнне аңлата. Елизавета исемлеләр арасында җитәкчеләр күплеге моның бер мисалы.
- Кызым булса, Елизавета дип исем бирермен һәрвакыт хыяллана идем. Беренче булып улыбыз туды, аңа Тимофей дип исем куштык. Хәзер менә кызыбыз да булды. Абыйсы Тимофейдан сорагач, ул да Лиза булсын, диде. Менә шулай кызчыгыбызга бертавыштан исемне сайладык, - дип шатлыгы белән уртаклаша Дмитрий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев